Бэби-спектакль  «Кем бу? Нәрсә бу?»

    Бу дөньяда һәр кеше өчен иң мөһим әйберләрнең берсе – хис-тойгылар, кичерешләр. Ә аларны ничек, нәрсәдән тудырып була соң? Теләсә нәрсәдән! Мәсәлән, тимерчыбыктан! Тимерчыбыктан ни булса да барлыкка китерер өчен бары тик бераз гына фантазияң булу җитә. Тип-тигез урында анардан теләсә нинди матур, тере уенчык ясап була. Әгәр дә инде ул бала фантазиясе икән, тере булмаган һәр предмет җанлыга әверелергә мөмкин.

   “Кем бу? Нәрсә бу?” – 1 яшьлек балалар өчен бетмәс илһам чыганагы булган тимерчыбык турында дулкынландыргыч, назлы һәм нечкә лирикалы интерактив моноспектакль. Әлеге спектакль, ялгышсаң да, һәрнәрсәне, яңадан борып, үз урынына кайтара алу турында. Балалар иң гади предметларның тылсымлы трансформациясен генә түгел, ә фантазия ярдәмендә һәр теләкнең илһам чыганагына әверелүен һәм әйләнә-тирәбезнең матур үзгәрешенең башлангычын да күзәтә алалар.

   Бэби-театр классик театрдан 1-5 яшьлек балаларның үз-үзен тотышын, әйләнә-тирәне кабул итү үзенчәлеген (бер урында озак утырып тора алмау, кызыксынучанлык, иҗат итү теләге) исәптә тотып эшләнүе белән аерылып тора. Гади һәм аңлаешлы сюжетка корылган әлеге спектакль олылар өчен гаҗәплерәк тоела, чөнки ул 0+ балалар өчен кызык булсын дип уйланылган.

  Үзегез өчен театрны яңа яктан ачасыгыз, балаларыгызда кечкенәдән үк сәнгатькә тарытлу уятасыгыз киләме? Алайса без Сезкә киләбез!

 

Автор: Алмаз Садриев

Сәхнәгә куючы режиссер: Алмаз Садриев

Сәхнәгә куючы рәссам: Алмаз Садриев

Сәнгать җитәкчесе: Раил Садриев

Дәвамы: 30 минут

Яшь чикләве: 0+

 

Рольләрдә:

Булат Гараев

Камила Шарифзянова

Спектакль выпущен в рамках проекта «Культура малой Родины» в Республике Татарстан от ВПП «Единая Россия».

КТО ЭТО? ЧТО ЭТО?
КТО ЭТО? ЧТО ЭТО?
КТО ЭТО? ЧТО ЭТО?
КТО ЭТО? ЧТО ЭТО?
КТО ЭТО? ЧТО ЭТО?
КТО ЭТО? ЧТО ЭТО?
Screenshot_2%20(2)_edited.jpg
100_nezavisimaya_ocenka.jpg

© 2021 Театр Буа / Буа театры

Буинский государственный драматический театр 

422432, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, 68 

+7 (84374) 3-73-45  / teatrbua@mail.ru

Screenshot_4.png