Буа театры һәм аның оешу тарихы

             Революциягә кадәр Буада татар театры турында уйларга да мөмкин булмаган. Революциядән 2-3 ел элек, учитель Әкрам Мифтахетдинов татарча спектакль куярга омтылса да, Буада цензор юк, - дип, рөхсәт бирмиләр.

    Февраль революциясеннән соң, Буадагы татар шәкертләре, укытучылары - 1917нче елның 4нче маенда «Казанга сәяхәт»не куялар. Бу спектакльгә каршы Буаның кара көчләре аякка баса. Сүз белән генә түгел, кул белән һөҗүм ясау белән дә куркыталар. Мәсәлән, «Казанга сәяхәт»не уйнаганда сәхнәне кораллы солдатлар белән саклап торырга мәҗбүр булалар.

    Октябрь революциясеннән соң, Буада татар театры тудыруга киң юл ачыла. Февраль революциясе чорларында көч-хәл белән эшләп килгән театр түгәрәге - 1918 нче елда 20 кешелек труппага әйләнә, артистлар өчен аерым пансион ачыла. Элек бер генә спектакль куяр өчен дә гадәттән тыш көч куярга туры килсә, бу вакытта инде атнага дүртәр мәртәбә спектакльләр куела башлый. Хөкүмәт бу юлда артистларга бик зур булышлык күрсәтә. Спектакльләр куяр өчен – шәһәрнең яхшы йортларыннан берсе билгеләнә һәм бу - «Буа шәһәр театры» дип атала башлый. 1918-1919 нчы елгы сезон өчен труппа төзелә. Бу труппага Буаның үзендәге театр һәвәскәрләре һәм Казаннан килгән Камал I, Камал II, Мутин, Камская, Айдаров, Айдарский һәм башка иптәшләр керәләр.

     Бу труппа шул көенчә 2 ел буенча эшләп килә. Шуннан соң Казанна килгән профессиональ артист һәм артисткалар Буадан китәләр. Буа татар театры Буаның узендәге һәвәскәрләр кулына кала. Казаннан килеп эшләп киткән иптәшләр Буада татар театрының тагын да җанлана, татын да киңәя төшүенә сәбәпче булалар. Халык көннән-көн театрга якынлаша, театрны сөю тойгысы уяна. Шулай итеп, Буадагы татар театры – 1920 – 21, 22, 23, һәм 24 нче елларда яхшы гына дәвам итә. 1921 нче елда театр йорты яну, театр эшләренең вакытлы рәвештә зәгыйфьләүенә сәбәпче булса да, шул эшнең башыңда йөрүче иптәшләрнең тырышлыгы аркасында театр эше сүнми. Спектакльләрне халык йортларында, клубларда алып барырга туры килә. 1923 нче елның язында Казаннан Шамиль иптәш килә. Ул да Буадагы һәвәскәрләргә бик күп булышлыклар күрсәтеп китә. Шулай итеп, Буа татар театры 1924-25 нче елгы сезонга килеп керә.

      1924 нче елның җәендә, Буага Казаннан Бари Тарханов килеп чыга һәм ул, хөкүмәттән ярдәм алып, татар театры өчен йорт салу чарасына керешә. Шулай итеп, күп тырышлыклар белән 12 меңнәргә төшереп,  Татарстан хөкүмәте  Буада татар театры өчен аерым йорт сала. Бу театрга Кариев исеме бирелә. Монда 12 кешедән торган Тарханов труппасы эшли һәм Буа татар театрының иң шәпләп кайнаган вакыты шул сезонда була.

     1926 елда Татарстан җөмһүриятенең беренче атказанган артисты Б.Тарханов Буадан китә, аның эшен Зөләйха Богданова дәвам итә һәм бу театр шул рәвешле 1949 елга кадәр эшләп килә.

     1930 елларның башыннан алып, Буа театры – “колхоз-совхоз театры” дәрәҗәсен ала һәм сугыштан соңгы елларда яшәвеннән туктый. Тора-бара театр бинасы район мәдәният йорты буларак файдаланыла башлый. Монда 1958 нче елларда үзешчән театр оештырыла һәм ул 1962 елга кадәр эшләп килә. Анда түбәндәге артистлар уйныйлар: Сәет Зәйнуллин, Әминә Шакирова, Мәрьям Алимова, Барлас Камалов, Борис Зиннәтуллин, Мидхәт Миншин, Илдус Шәмсетдинов, Роза Шәмсетдинова, Фәрит Мөхәмәтов, Венера Ганиева, Җәүдәт Халиков, Зәки Миннибаев, Наҗия Миннибаева, Ләлә Садыкова (ТАССРның атказанган артисты, Әлмәт театрына эшләргә күчә). Алар Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, Ш.Хөсәеновның “Гөлчәчәк”, Ю.Әминовның “Тамырлар” әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Шуннан соң театр эшчәнлеге 80 нче елларга кадәр тукталып тора. 1979 елда район мәдәният йорты каршында яңадан үзешчән театр барлыкка килә. Бу вакытта мәдәният йорты яңа бинага күчкән була, элеккегесенә пионерлар кереп урнаша. Бу театр 1980нче елда Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясен сәхнәләштерәләр һәм Апаста чыгыш ясап, “халык театры” исемен алалар. Бу спектакль белән Буа һәм күрше районнар авылларында чыгыш ясыйлар. Әлеге халык театры 1990 елларга кадәр актив эшләп килә. Күп әсәрләр сәхнәгә куела. Ләкин 90-нчы еллар башында халык театры яшәвеннән туктый.

    Театрның яңа тарихы 2002 елның 15 февралендә башлана. Бер төркем театр белән янып йөрүче энтузиастлар район мәдәният сараена җыела һәм Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” пьесасын репетицияли башлый. Бу көн Буа дәүләт театры труппасы туган көн санала.

    Беренче труппа составында Гөлгенә Кәримуллина, Зөһрә Морзаханова, Әминә Шәрәфетдинова, Зиннур Нурмиев, Хәмидә Мусина, Ринат Гыймранов, Лилия Гафурова, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Нурия Гайнуллина һәм Раил Садриев булалар. Шул елның көзендә Раил Садриев җитәкләгән бу труппа, республика халык театры конкурсында җиңеп, “халык театры” дигән исем ала. Үзешчән труппа булуына карамастан, бу коллектив республика һәм Рәсәй өлкәләрендә яшәүче татарларга үзенең яңадан – яңа спектакльләрен күрсәтә башлый.

     2004 елның җәендә Буа районы һәм шәһәре җитәкчесе Ә.К.Садретдинов тарафыннан театрга үзенең тарихи бинасы кайтарыла. Буа ПМК-6 төзү оешмасы, шулай ук техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Миргасым улы Садриев җитәкчелегендә бинада реконструкция эшләре башкарыла. Театр бинасын ачу тантанасы 2007 елның 30 мартында була. Анда катнашкан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев тарафыннан театрга “ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ” исеме бирелә.

    Яңа бина үзенең беренче сезонын Л.Леронның “Бәхеткә биш минут кала...” спектакле белән башлап җибәрә. Аны сәхнәгә РФ атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмутова куя һәм бу спектакльдә баш рольне башкара.

    Театрның репертуары елдан-ел яңадан-яңа спектакльләр белән төрлеләнә һәм тулылана, гастрольләр географиясе киңәя бара. Татарстан Республикасының барлык районнарында, шулай ук Урал, Себер, Төмән, тугандаш Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Сембер, Түбән Новгород, Пенза өлкәләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә тамашалар гөрләп уза.

     Театр залында тамашачы өчен 194 урын бар. Театрның репертуарында - утызлап спектакль. Уйналган спектакльләрнең саны елына 175-180 гә җитә, ә тамашачылар саны 25 меңнән дә узып китә.

    Театр белән беренче көненнән үк Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев җитәкчелек итә. Ә труппада талантлы артистлар Гөлзада Камартдинова, Рима Хамидуллина, Илфир Солтанов, Наилә Имангулова, Айгөл Сагеева, Булат Гәрәев, Вильнур Шәйхетдинов, Ирек Гайнетдинов һәм башкалар хезмәт куялар. Театр бүген дә олы сәнгать казанында кайный, тулы иҗади тормыш белән яши, татар мәдәнияты үсешенә зур өлеш кертә.

Творческая группа "Сайяр"

Бари Тарханов

Зулейха Богданова

Screenshot_2%20(2)_edited.jpg
100_nezavisimaya_ocenka.jpg

© 2021 Театр Буа / Буа театры

Буинский государственный драматический театр 

422432, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, 68 

+7 (84374) 3-73-45  / teatrbua@mail.ru

Screenshot_4.png