«Тәүбә» — язучы һәм журналист Искәндәр Сираҗи прозасы буенча куелган драма әсәре. Әсәргә театр белгече Нияз Игъламов игътибар иткән. Ул аның тәкъдиме буенча Буа театрында үткән театр лабораториясе программасына кертелгән, эскиз эшләнгән.

Соңрак әсәргә яшь режиссер Айдар Җаббаров алынган. Ул бу эшкә материалны ошатканга күрә алынуын әйтте.

Снимок экрана 2022-07-21 в 01.03.43.png

«Буа Раштуа» — Буа театрының премьераларын бер җепкә тезеп күрсәтү өчен уйлап табылган яңа фестиваль. Үзләре мини-фест, ди. Без кече фестиваль дип әйтә алабыз. 

Театр бер ел эчендә унөч спектакль чыгарган. Кече фестиваль кысаларында унөч спектакльнең алтысы күрсәтелде. Аларны Россия күләмендә танылган тәнкыйтьчеләр — Мәскәүнең һәм Санкт-Петербург кунаклары, «Алтын битлек» театр премиясе экспертлары, журналистлар, әлеге әсәрләрнең авторлары карады.